Беренче сыйныф укучысы

Һәр елны беренче сентябрьдә меңләгән балалар тормышында тамырдан үзгәреш кертүче вакыйга була. Алар беренче сыйныфка укырга керәләр. Психологлар раславынча, бу вакыйга кеше тормышында мөһимлеге буенча башка вакыйгаларны узып китә.

Һәм дөрестән дә, җиде яшьлек кеше тормышында бар нәрсә дә үзгәрә. Ул моннан соң үзе теләгән вакытта йокыдан тора, уйный алмый. Балалар ярата торган “телим” сүзен санаулы көннәр эчендә “кирәк” һәм “тиеш” сүзләре кысырыклап чыгара.Мәктәптә алар яңа кешеләр белән очрашалар. Алар укытучыларны, сыйныфташларын, югары сыйныф укучыларын күрәләр. Моңа кадәр, бакчага йөргән вакытта, алар үз яшьтәшләре белән генә аралашалар иде бит. Көнчелек хисе барлыкка килә. Бала: “Минем партадашыма кызыл флажок куйдылар, димәк ул – әйбәт, ә минем андый флажогым юк, димәк мин начар”, - дип уйлый.

Дәресләр башланып берничә атна үтүгә, беренче сыйныф укучысының бөтенләй югалып калган очраклары да була. Аңа бертуктаусыз таләпләргә һәм үзе өстеннән контрольлек итүгә күнегүе авыр, бала арый башлый һәм мәктәпкә бармас өчен төрле сәбәпләр уйлап таба. Күбесенчә ата – аналар уку башланып берәр ай үткәч балаларының укырга теләмәвеннән, укытучыны тыңламавыннан, ямьсез язуыннан, бер сүз белән әйткәндә, яхшы уку өчен бер дә тырышмавыннан зарлана башлыйлар. Ата- ана баласына укуның беренче айларында ничек булыша ала соң?

Ата-ананың иң киң таралган ялгышы булып баланы яхшы билгеләргә укырга мәҗбүр итү тора. Үз балаңны бишлегә укучы итеп күрергә теләү аңлашыла әлбәттә. Тик күп очракта бала, нинди дә булса яңалык алу өчен түгел, ә бишлеләрне күбрәк алып әти-әнине куандыру өчен тырышырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килә. Баланы өйгә бирелгән ике юл урынына дүрт юл язарга мәҗбүр итәргә ярамый. Бу аның язуын яхшыртмаячак. Балалар болай да нәрсәне дә булса эшли алмауларына бик борчылалар. Ата-ананың нервлануы аларны тагын да борчуга сала. Ахырда бу баланың үз-үзенә ышанмавына һәм куркакка әйләнүенә китерергә мөмкин. Иртәме соңмы андый балалар укуга булган кызыксынуларын бөтенләй югалталар. Иң яхшысы балага укыган кешенең белемсез кешедән нәрсә белән аерылганын аңлатыгыз. Үзегезнең ничек укуыгыз һәм белемле булуның сезгә нәрсә бирүе турында сөйләгез. Баланы мәктәп тормышы белән кызыксындыру өчен үзегез укыган вакыттагы берәр күңелле вакыйганы исегезгә төшерегез. Болар балага белем алуның җиңел булмаса да кирәкле һәм кызыклы процесс икәнлеген аңларга ярдәм итәр.

Үзегезнең бала чагыгызны исегезгә төшерергә тырышыгыз.Барыннан да элек хәтерегезгә үзегезне бик рәнҗеткән күренеш- башка балалар белән чагыштыру төшәр. “Кара әле, Даниярга (Ләйләгә, Тимурга) ул ничек пөхтә, матур яза, ничек тиз исәпли. Син алай булдыра алмыйсың!” Бу сүзләр сездә нинди хисләр тудыра иде? Күрәлмау? Рәнҗү? Шулай булгач әлеге юлны үз балагыз өчен куллану кирәкме икән? Баланы бертуктаусыз башкалар белән чагыштырып тору аның күңеленә тия, агрессия барлыкка китерә. Баланы бары тик үз-үзе белән генә чагыштырырга мөмкин: элек булдыра алмый идең, ә хәзер булдырасың, кичә белми идең, бүген беләсең.

Кайсы ата-ана гына баласының беренче адымнарын хуплап куанып елмаймый да, беренче әйткән сүзләре өчен мактамый икән? Мактау турында балагыз беренче сыйныфка укырга кергәч тә онытырга ярамый. Ул язган сызыклар бик туры килеп чыкмаган очракта да, хәрефләр укырга теләмәгән очракта да нинди дә булса кечкенә уңышын табып мактау сүзе әйтергә кирәк.

Танылган психолог Владимир Леви үзенең китабында болай дип яза: “Әгәр сез балагызны туры итеп утырырга, мәсьәләләр чишәргә, эшләргә, курыкмаска өйрәтергә телисез икән- иң элек мактаудан башлагыз. Хәтта берни барып чыкмаган очракта да, иң элек мактагыз, максатка ирешү өчен кечкенә генә тырышлык куйса да, аз гына уңышка ирешсә дә!”. Ул “Син моны булдыра аласың!”, “Син көчлерәк, кыюырак, акыллырак була башладың...”,- кебек сүзләр кулланырга киңәш ителә.

Вакытны дөрес итеп бүлү укуның беренче айларында бала тормышын сизелерлек җиңеләйтә.

Мәсәлән, белгечләр баланы бер үк вакытта йокларга яткырырга һәм уятырга киңәш итәләр. Шул ук вакытта җиде яшьлек балаларга 11 сәгатьтән дә ким йокламаска кирәклеген онытмагыз. Иртән уянгач бала сезнең ягымлы елмайган йөзегезне күрсен. Бергәләп иртәнге ашны ашагыз, бүген нинди дәресләр булачагын исегезгә төшерегез. Дәресләрдән соң нәрсә белән шөгыльләнәчәге турында сөйләшегез. Дәресләр беткәч бала ашарга һәм яраткан эше белән шөгыльләнергә тиеш. Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт булып 15-16 сәгатьләр санала. Бу вакытта һәр 30 минут саен кечкенә тәнәфесләр ясап алырга кирәк. Шулай ук баланың көненә 2,5-3 сәгать чамасы саф һавада булуына ирешергә кирәк. Телевизор һәм компьютер өчен вакытны бик аз калдыру яхшы.

Укытучы янына килеп балагыз турында сорашырга читенсенмәгез. Педагоглар баланың белеменә объективрак бәя бирә алалар. Алар сезгә балагыз белән яхшырак аралашырга, аның турында күбрәк белергә ярдәм итүче киңәшләрен бирәчәкләр. Укытучы да нәкъ сезнең кебек балагыз барлык фәннәрне үзләштерсен һәм башка балалар белән аралашуында кыенлыклар булмасын өчен барлык көчен куя.

Һәм иң мөһиме. Өегездә балагыз начар билге алганнан соң да курыкмыйча кайта ала торган атмосфера тудырыгыз. Бала сезнең яратуыгызны һәм ышанычыгызны тоярлык булсын. Шул чагында күз яшьләре азрак, куаныч һәм уңышлар күбрәк булыр.

Әдәбият: “Ачык дәрес” газетасы, май,2004ел.