Укучылар иҗаты

                                                                  Гаязова Назилә шигырьләре

    Тукаебыз мәңгелек

 Тукайны без кечкенәдән

Олылыйбыз, зурлыйбыз.

Әле һаман моңлы итеп,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

 

“Су анасы”, “Шүрәле”се,

“Кәҗә белән Сарыгы”,

Тукайның  һәрбер шигыре -

Халкымның горурлыгы.

 

Тукаебыз мәңгелек дип,

Җырлыйбыз без мәдхия.

Тукайның изге рухына

Милләтебез баш ия.

 

 

Җиңү көне

Зур тантана! Җиңү көнен

Бәйрәм итә бүген халкым.

Кыю, батыр ветераннар

Якынайткан җиңү таңын.

 

Бәйрәм мәйданы түрендә

Тора горур ветераннар.

Изге яуда илебезгә

Җиңү алып кайткан алар.

Күрәсезме, күкрәкләрен

Бизи орден-медальләре.

Җиңү каһарманнарының

Югары булсын даннары.

 

Мең яшәгез, ветераннар!

Әй сөекле картларыбыз.

Хөрмәтегез арта барсын,

Кимемәсен сафларыгыз.

 

Мәрхәмәтле булыйк

Әйтерсең лә, тирән уйга баткан

Туган авылым минем, Чапшарым.

Ярдәм көтә сыман, әй кешеләр!

Сөйли төсле безгә моң-зарын.

 

Юл буенда бөдрәләнеп үскән

Каеннар да әнә уйга калган.

Ничек кулы барган? Бер явызы

Зифа каен кызын кисеп аткан.

 

Ямьле язлар җиткәч, кыр казлары

Туган якка кайта парлап-парлап.

Ничек кулы барган? Бер юньсезе

Шуның берсен әнә атып алган.

 

Су буенда изге чишмә ага,

Исең китә аның тәменә.

Ничек кулы барган? Бер явызы

Чүп китереп аткан янына.

 

Авыл кырындагы ялгыз шомырт

Шаулап – гөрләп ап-ак чәчәк аткан.

Шушы чәчәкләрне бер юньсезе

Кочак-кочак өзеп җиргә аткан.

 

Явызлыклар кылмыйк әле әйдә,

Туган җиргә булыйк мәрхәмәтле.

Кадерликче аны, шунда безгә

Җир-анабыз булыр мең рәхмәтле.

 

 

       Туган туфрак

Туган илем, туган җирем,

Кереп аның кочагына.

Урман, болын, басу, кырлар

Шаулап үсә туфрагыңда.

 

Туган туфрак газиз бит ул

Тереклеге ул дөньяның.

Җылытып һәм нурландырып,

Яшәүче бар җиһанны.

 

Туган туфрак кадерле ул

Тиңләп аны Җир-анага.

“Туган туфрак, газиз җир, “- дип,

Дан җырлыйлар бит аңарга.

 

Яратыйк һәм саклыйк аны,

Кадерләп күз карасыдай.

Туган җирнең туфрагында

Уйнап үссен нарасыйлар.

 

Әгәр мәрхәмәтле булып,

Кадерләп һәм саклап торсак.

Алып бездән рәхим-шәфкать

Мәңге яшәр туган туфрак.

Әнием тора көлеп

 

Минем әниемне беләсезме?

Исеме аның Лилия.

Урамнардан узган чакта

Гөлләр дә аңа баш ия.

 

Бәхет – шатлыкка төренеп,

Шаулап үтә һәр көнем.

Чөнки һәрчак  янәшәмдә

Әнием тора көлеп.

 

Җылы биреп һәммәбезгә,

Өйгә якты нур өреп.

Нинди рәхәт! Янәшәмдә

Әнием торгач көлеп.

 

Тәләгем бар, кайгыларсыз

Үтсә иде һәр көнем.

Сөенеп гел янәшәмдә,

Әнием, тор син көлеп!

 

 

Табиб булу хыялым.doc
Салахова.docx
САЛАХОВА.doc