ТАССР-100

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй - өстә. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.

Татарстан Республикасы Дәүләт флагының яшел төсе - язның яшеллеген, агы - чисталыкны, кызылы - энергияне, көчне, тормышны аңлата.

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы - Т.Г. Хаҗиәхмәтов.

Татарстан Республикасы Дәүләт гербы

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сүрәтеннән гыйбарәт. Кояш түгәрәге татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә "Татарстан" дип язылган кайма белән уратып алынган. Канатлар җиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез таҗ яфракчысыннан тора.

Татарстан Республикасының дәүләт гербы төсле итеп бизәлгән: кояш — кызыл, Ак барс, аның канатлары, калкандагы розетка ак, янтавындагы түгәрәк яшел, калкан, бизәк һәм Татарстан язуы алтын төс белән ясалган.Татарстан Республикасының Дәүләт гербы авторлары – Н.Г.Ханзафаров (идеясы), Р.З.Фәхретдинов (башкаручы).

Татарстан Республикасының Дәүләт гимны

Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы - композитор Рөстәм Яхин. Гимн сүзләре текстының авторы - Рамазан Байтимеров, рус теленә Филипп Пираев тәрҗемәсе.