Китап-белем чишмәсе

Уку - белем орлыгы, белем-бәхет орлыгы

Китапханәдә - кунакта

Китап турында фикерләр

Китап – ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе. (И.Гази)

Китап – бакча, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре. (К.Насыйри)

Китап язу – ул чиксез мәгънәви азык бирә торган күңелле эш. (Х.Кәрим)

Белем алыйм дисәң ничаклы, сөй, хөрмәт ит, ярат китапны.(Г.Тукай)

Китап уку – гаҗәеп бер тәрәзә ул, шуның аша балалар дөньяны һәм үзләрен-үзләре күрәләр. (В.А.Сухомлинский)

Китаплар – кешелекнең хәтере.

Китап укысаң, белемең артыр, укымасаң –белгәнең дә онытылыр.

Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.

Китап галим – телсез мөгаллим.

Китап – тормыш көзгесе.

Китап – белем чишмәсе.

Китапның белмәгәне юк.

Күп укыган күп белер.

Китап турында шигырьләр

Китап сөючеләр

Төгәл генә әйтә алмыйм:

Хак микән, хата микән? –

Күселәр дә сезнең кебек

Китап ярата икән.

Беркөнне алар Алмазның

Китабын урлаганнар.

Урлаганнар,

Урлаганнар...

Куркып та тормаганнар.

Китапны күрүгә, бар да

Китапка ташланганнар.

Ташланганнар,

Ташланганнар...

Укый да башлаганнар.

Китап, ай-һай, мәзәк булган –

Туйганчы бер көлгәннәр.

Китапны әй яратканнар –

Ашап ук бетергәннәр.

Роберт Миңнуллин

Хәзинә

Хәзинәләрне

Борын-борыннан

Эзләп бакканнар

Төрле урыннан.

Мөгаен, син дә

Уйга каласың,

Хәзинә диеп

Хыялланасың.

Ята кебектер

Таулар артында.

Ә үзе сиңа

Бик тә якында.

Төшә аласың

Бик тиз эзенә —

Китапханәдә

Ул бай хәзинә.

Шәүкәт Галиев

Якын дустым

Ашыкмыймын укып чыгарга

Юлыкканда яхшы китапка.

Туктатам да иң шәп җирендә,

Куеп торам аны бер якка.

Уйлап йөрим, сөенеп йөрим мин,

Очрашулар әле алда, дип.

Теләгәндә күрешә аламын –

Якын дустым минем янда, дип.

Укуымны дәвам итәмен,

Беткәч кенә түзәр әмәлем.

Тормыш бит ул саран шатлыкка,

Дәвамлырак булсын бәйрәмем.

Фәнис Яруллин