Класс җитәкчесенең бурычлары

     Класс җитәкчесе баланың үсешен көн саен даими рәвештә күзәтүне гамәлгә ашыра, укучының тирә - юнь: табигать, фән, сәнгать,  иң әһәмиятлесе – кешеләр формалаштыру өчен уңай шартлар тудырырга ярдәм итә.

    Класс җитәкчесенең класс белән эшләү максаты укучыларга уңай шартлар һәм коллективта тиешле психологик халәт булдырудан, шулай ук педагогларның ( фән укытучыларының, тәрбиячеләрнең, түгәрәк җитәкчеләренең һ.б. ), ата – аналарның, бала шәхесе үсешенә тәэсир итә торган башка өлкәннәрнең тырышлыгын тиешле эшкә юнәлтүдән, көйләүдән гыйбарәт.

Әлеге максаттан чыгып, класс җитәкчесенең, бала шәхесен тәрбияләү өчен, турыдан – туры һәм һәр көнне гамәлгә ашырылырга тиешле мондый бурычларны күрсәтергә була:

1.     Һәр баланы шәхес итеп тәрбияләргә ярдәм итә торган класс коллективын туплау.

2.     Балаларны төрле коммуникатив эшләргә тарта торган күмәк һәм шәхси эшчәнлекне оештыру. Бу эшкә барлык тәрбия учрежденияләре вәкилләрен тарту.

3.     Укучыларның сәләтен тулысынча ачыкларга һәм үстерергә ярдәм итә торган шәхси үсешне көйләү.

  Класс җитәкчесе башкарырга тиешле эшләр һәм аларның эчтәлеге

 Класс җитәкчесе эшчәнлеге – тәрбияләнүчеләргә шәхси якын килүне гамәлгә ашыруның төп юнәлеше. Ул һәр баланың һәрьяктан тулысынча камил үсешенә ирешүне, аның кабатланмас шәхес булуын истә тотуны һәм аның һәвәслеген, талантын тулысынча ачуны күздә тота.

        Татарстан Республикасының укучы яшьләрне тәрбияләү Концепциясендә күрсәтелгән бурычларга таянып, класс җитәкчесе мондый эшләр башкара:

-         бала шәхесенең индивидуаль үсеше һәм әхлакый формалашуы өчен уңай шартлар булдырырга ярдәм итә, тәрбияләнүченең үсешендәге һәм тәртибендәге тискәре үзгәрешләрне күзәтә һәм билгели, аны тәрбияләү системасына тиешле төзәтмәләр кертә;

-         укучы шәхесен, аның һәвәслеген, нәрсә белән кызыксынуын, мәнфәгатьләрен өйрәнә;

-         класстагы һәр балала өчен тирә - юньдә уңайлы шартлар һәм әхлакый – психологик халәт булдыра; аралашу культурасын үстерергә, балага иптәшләре, укытучылар, ата – аналар белән аралашканда барлыкка килә торган мәсьәләләрне хәл итәргә булыша;

-         класс җитәкчесе тәрбияләнүче шәхеснең үз – үзен тәрбияләвенә һәм үз – үзен камилләштерүенә ирешергә омтыла;

-         укучыларның зыялы һәм әхлаклы булып  үсүенә ирешү максатыннан, укучыларның эшчәнлегенә юнәлеш бирә, уку эшчәнлегенә ярдәм итә;

-         баланың мәктәптә: өстәмә белем алу учреждениеләрендә, яшәү урыннарында оештырыла тоган түгәрәкләрдә, клуб, секцияләрдә, билгеле бер шөгыль белән мавыгучы балалар берләшмәләрендә һәр укучының өстәмә белем алуына ирешә; дәрестән тыш тәрбия эшен укучылар үзидарәсе органнары, балалар һәм яшүсмерләрнең җәмәгать оешмалары ярдәмендә оештыра;

-         класста тәрбияви эшчәнлекне балаларның яшь үзенчәлекләрен, милли традицияләрне һәм тормыш таләпләрен искә алып оештыра, класс коллективы эшчәнлеге эчтәлеген билгели;

-         баланың сәламәтлеге һәм куркынычсызлыгы турында кайгырта: укучыларның сәламәтлеген тикшерүдә ( врачлар үткәрә торган диспансеризациядә ) катнаша; укучылар үзидарәсе органнары белән  бергә, сәламәт яшәү рәвешен киң пропагандалый;

-         укучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча тиешле эш алып бара; тәрбияләнүчеләр җитди тормыш мәсьәләләрен хәл итүдә булыша;

-         ата – аналар белән тыгыз элемтә тота, гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен өйрәнә;  гаилә тәрбиясен җайга салу өчен ата – аналар белән дифференцияле шәхси эш алып бара ; класс укучылары һәм әти - әниләр белән эшләү өчен ата – аналар комитетына ярдәм итә, ата – аналарның һәм укучыларның күмәк эшчәнлеген, гаиләләргә педагогик белем бирү, аларның педагогик культурасын күтәрү эшен оештыра;

-         тәрбия эшен планлаштыруны, аның барышын һәм нәтиҗәлелеген чагылдыручы документлар ( гомуми кабул ителгән класс журналлары, класс җитәкчеләренең күпвариантлы планнары белән беррәттән, педагогик совет карары нигезендә автор программалары да, мәҗбүри программалар да, эш һәм күзәтү көндәлекләре һ. б. кулланырга мөмкин, билгеле, аларның педагогик максатчан булуы таләп ителә ) белән эш итә.

Класс җитәкчесе хокуклары:

      -         балаларның физик һәм психик үсеше турында даими мәълүматлар туплау;

-         класс укучыларының дәресләргә йөрешен, фән укытучылары эшчәнлеген тикшерү, педагогик консилиумнар, “кече   педсоветлар” оештыру;

-         класс коллективы белән килештерелгән тәкъдимнәр турында мәктәп администрациясе, педагогик яки методик совет, мәктәп советы белән  фикер алышу;

-         ата – аналарны ( яки балаларны тәрбияләп үстерүче башка кешеләрне ) мәктәпкә чакыру; 

-         балалар белән шәхси эш алып бару программасын билгеләү;

-         администрация белән килештереп һәм мәктәп педагогик һәм зендә методик советы рөхсәте нигезендә методик һәм тәрбия эшчәнлегенең төрле мәсьәләләре буенча тәҗрибә - эксперимен эше алып бару;

-         педагогик кадрларның белемен күтәрү курсларында укып, методик эшчәнлектә катнашып, башка мәктәпләрдә булып, аларның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнеп, педагогик осталыкны күтәрү төрләрен сайлап алу хокукына ия.