Минем кредо

Мин, Абдуллина Эльмира Илфак кызы, Балтач районы Норма урта мәктәбенең югары белемле башлангыч сыйныф укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе.

Сез чәчәкләр яратасызмы? Карагыз әле, алар нинди матурлар! Араларында ниндиләре генә юк! Аллары, гөлләре. Ә бит бу чәчәкләр тирә-юнебезне ямьләсен, яшәешебезне матурласын өчен, әз көч түгәргә кирәкми. Мин сыйныф җитәкчесе хезмәтен менә шушы матур чәчәкләрне үстерүче бакчачы хезмәтенә тиңлим.

Балалар ул- тормыш чәчәкләре! Минем әни һәм сыйныф җитәкчесе буларак тәҗрибәм бу әйтемнең дөрес булуын раслый.

Бакчачы чәчәк орлыклары сибә һәм, тәрбияләп, аларның үсүләрен көтә. Бер үк төрле шартлар булса да, чәчәк үсентеләре бертөрле булып үсмиләр.

Минем укучыларым да нәкъ шулай. Беренче сыйныфта укый башлагач, кайберләре шунда ук ачылып китте, кайберләре туфрактан тишелеп чыга алмаган хәлсез генә үсентеләрне хәтерләтте. Мин, сыйныф җитәкчесе буларак, шушы үсентеләрнең кояшка үрелеп үсеп китүе, кабатланмас матур булуына, үз көчләренә ышануына, башкаларны сокландырып чәчәк атуына, тормыш бакчасында үз урыннарын алуына ирешергә телим. Минем бакчамда һәр чәчәк матур, кирәкле, кабатланмас.

Анда үсеп килүче чәчәкләрем -15 укучым. Чәчәкләр төрле-төрле булган кебек, алар да нәкъ 15 төрле. Араларында артык кыюлары да, оялчаннары да, куркаклары да, шуклары да бар. Ничек итеп шушы төрле-төрле чәчәкләрдән матур бәйләм-бердәм коллектив барлыкка китерергә?

Минем тәрбия максатым: рухи һәм физик яктан сәламәт, иҗади фикер йөртүче сәләтле шәхес тәрбияләү.

Тәрбия эшчәнлеген 7 юнәлеш буенча тормышка ашырам:

1) Рухи-әхлакый сыйфатлар формалаштыру.

2) Патриотик үзаң формалаштыру.

3)Актив тормыш позицияле шәхес формалаштыру.

4) Иҗади шәхес формалаштыру.

5) Поликультуралы шәхес формалаштыру.

6) Югары дәрәҗәдәге экологик, сәламәт яшәү культурасына ия булган шәхес формалаштыру.

7) Хезмәт тәрбиясе, профорентация, һөнәри үзбилгеләнү.

Мин үз хезмәтемдә түбәндәге принципларга таянам. Иң мөһим принцип дип, үземне укытучы, тәрбияче буларак камилләштерүне саныйм. Шушы урында А.П.Чеховның канатлы сүзләрен искә төшереп китәсем килә: “Кеше һәр яктан да гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, йөрәге дә, уй-хыяллары да.” Бу сүзләргә нәкъ менә без, сыйныф җитәкчеләре, колак салырга тиеш дип уйлыйм, чөнки борынгы Рим педагогы Ксенофонтның сүзләренчә: “Үзеңә ошамаган кешедән бернәрсәгә дә өйрәнеп булмый”. Мин гел эзләнүдә. Тормыш без - сыйныф җитәкчеләреннән - шуны таләп итә.

Күп санлы конкурсларда катнашу, лагерь җитәкчесе, мәктәпнең сыйныф җитәкчеләре методик берләшмәсенең җитәкчесе булу мине һәрдаим эзләнергә, иҗат итәргә этәрә. Бу конкурска да мин үзем теләп килдем. Кеше бер урында гына тукталып калмаска, ә һәрчак үсешкә омтылырга тиеш. Балаларны да үз үрнәгемдә тәрбиялим.

Икенче принцип: талантсыз бала булмый. Бары тик аны күрә һәм үстерә белергә генә кирәк. Бу юнәлештә тәрбия сәгатьләре үткәрәм, очрашулар уздырам, балаларны төрле конкурсларга әзерлим. Бу әйтем нәкъ менә минем укучыларыма туры килә. Алар берсеннән-берсе сәләтле балалар. 2 укучым көрәшче, 3 укучым музыка мәктәбенә йөри, 2 укучым шигырьләр яза, 2 укучым әкиятләр язарга ярата, 5 укучым рәсемнәрне бик матур һәм оста итеп ясыйлар, 15-е дә бию түгәрәгенә һәм кул эшләре түгәрәкләренә йөриләр.

Алдагы принцип ул- социаль педагогик хезмәттәшлек, партнерлык принцибы. Мин үз эшемдә төрле оешмалар һәм ата-аналар белән хезмәттәшлек итәм: газета-журнал, полиция хезмәткәрләре, экологлар белән очрашулар, китапханәгә, күп санлы музейларга, төрле оешмаларга экскурсияләр. Балаларның гаиләләрендә булу, гаилә бәйрәмнәре үткәрү, Әниләр көне, гаилә белән тау шуарга бару, агач утыртуда катнашу, “Күңелле стартлар”, “Минем гаиләм” темасына проектлар эшләү, нәсел шәҗәрәләрен төзү гаилә белән элемтәне ныгыта, балаларны якыннанрак аңларга мөмкинлек бирә. Игезәк балаларым белән “Ялкын” журналы уздырган “Игезәкләр” конкурсында катнашып җиңү яулау да шул принципка нигезләнде.

Тагын бер принцип – милли кыйммәтләр, гореф-гадәтләргә таянып эшләү. Бүгенге көндә бу иң кыйммәтлесе, чөнки заман шаукымына ияреп, милли кыйммәтләребезне көннән-көн югалта барабыз. Мин халкыбызның гореф-гадәтләрен, дини бәйрәмнәрен, милли киемнәрен өйрәнүгә зур игътибар бирәм. Шул ук вакытта башка милләт вәкилләренә дә хөрмәт белән карарга өйрәтәм. Тәрбия эшемне үзем төзегән “Милли тәрбия” программасы нигезендә алып барам. Тәрбия сәгатьләрендә “Мин-гражданин”, “Туган ягым-Татарстан” темаларына әңгәмәләр үткәрү, Болгарга багышланган рәсемнәр ясату, шулай ук балалар өчен булган әсәрләрне дә сәхнәләштерү укучыларымда туган илгә мәхәббәт, милли үзаң тәрбияли.

Әйе, минем сыйныфтагы һәр балам кабатланмас бер чәчәк. Ә сыйныфым шушы чәчәкләрдән тупланган бәйләм. Мин шушы чәчәкләрдән бер матур бәйләм барлыкка китерә алуыма чиксез шат. Бәйләмдәге чәчкәләрем киләчәктә матур һәм бердәм булып калырлар, тормышта үз урыннарын табарлар дип ышанам.

Мин сыйныф җитәкчесе... Җитәкче... Җитәкләп баручы...Бер баланы җитәкләп була. Ике баланы да... Өчне җитәкләп булмый кебек. Ә мин 15 баланы җитәклим. Минем 15ен дә җитәкләмәскә, кайгыртмаска, тыңламаска, таләп итмәскә хакым юк. Авыр дип зарланырга да теләмим. Укучыларымның уңышлары, аларның әти-әниләренең рәхмәт сүзләре хезмәтемә бирелгән иң зур бәя дип саныйм. Коллегаларыма да үз эшләреннән тәм табып, яратып эшләүләрен телим. Онытмагыз! Без балаларга да, җәмгыятькә кирәк кешеләр. Уңышлар сезгә!