
Китап турында фикерләр
Китап – ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе. (И.Гази)
Китап – бакча, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре. (К.Насыйри)
Китап язу – ул чиксез мәгънәви азык бирә торган күңелле эш. (Х.Кәрим)
Белем алыйм дисәң ничаклы, сөй, хөрмәт ит, ярат китапны.(Г.Тукай)
Китап уку – гаҗәеп бер тәрәзә ул, шуның аша балалар дөньяны һәм үзләрен-үзләре күрәләр. (В.А.Сухомлинский)
Китаплар – кешелекнең хәтере.
Китап укысаң, белемең артыр, укымасаң –белгәнең дә онытылыр.
Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.
Китап галим – телсез мөгаллим.
Китап – тормыш көзгесе.
Китап – белем чишмәсе.
Китапның белмәгәне юк.
Күп укыган күп белер.
Китап турында шигырьләр
Китап сөючеләр Төгәл генә әйтә алмыйм: Хак микән, хата микән? – Күселәр дә сезнең кебек Китап ярата икән. Беркөнне алар Алмазның Китабын урлаганнар. Урлаганнар, Урлаганнар... Куркып та тормаганнар. Китапны күрүгә, бар да Китапка ташланганнар. Ташланганнар, Ташланганнар... Укый да башлаганнар. Китап, ай-һай, мәзәк булган – Туйганчы бер көлгәннәр. Китапны әй яратканнар – Ашап ук бетергәннәр. Роберт Миңнуллин
|
Хәзинә
Хәзинәләрне Борын-борыннан Эзләп бакканнар Төрле урыннан. Мөгаен, син дә Уйга каласың, Хәзинә диеп Хыялланасың. Ята кебектер Таулар артында. Ә үзе сиңа Бик тә якында. Төшә аласың Бик тиз эзенә — Китапханәдә Ул бай хәзинә. Шәүкәт Галиев |
Якын дустым
Ашыкмыймын укып чыгарга Юлыкканда яхшы китапка. Туктатам да иң шәп җирендә, Куеп торам аны бер якка.
Уйлап йөрим, сөенеп йөрим мин, Очрашулар әле алда, дип. Теләгәндә күрешә аламын – Якын дустым минем янда, дип.
Укуымны дәвам итәмен, Беткәч кенә түзәр әмәлем. Тормыш бит ул саран шатлыкка, Дәвамлырак булсын бәйрәмем. Фәнис Яруллин |